«Мирас Финанс компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте («Мирас ФК» ҖЧҖ) — «Мир Бизнес Банк»акционерлык җәмгыятенең бүлендек җәмгыяте («МБ Банк»АҖ). «Мирас ФК » ҖЧҖ (устав капиталы 72 млн. сум) физик һәм юридик затларны финанслау максатыннан Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә 2021 елның 4 февралендә гамәлгә куелды.

ҖЧҖ «Мирас ФК» (99.99% өлеше) төп катнашучысы- «Мир Бизнес Банк» Акционерлык Җәмгыяте.

«МБ Банк » АҖ — Россия Банкының универсаль лицензиясе булган банк (2018 елның 23 маенда №3396). Банк рейтингы rubb+. «МБ Банк» барлык төр операцияләрне дә башкара. Банкның төп бурычларының берсе — Рәсәй һәм Иран арасында тышкы сәүдәгә хезмәт күрсәтү. Банк хәзерге вакытта Мәскәүдә (баш hәм өстәмә офислар), Әстерхәндә һәм Казанда эшли.

ҖЧҖ Мирас ФКның төп миссиясе: «Татарстан һәм Рәсәйдә ислам финанслары үсешендә төп роль уйнау.»

ҖЧҖ Мирас ФКның төп операцияләре Ислам килешүләре кысаларында ((Мурабах, Мөбараба…) һәм Рәсәй Федерациясе законнары һәм кагыйдәләре нигезендә, шәригать кануннары нигезендә башкарыла.

ҖЧҖ Мирас ФКның эшчәнлеге күләме транспорт, сәнәгать, медицина, авыл хуҗалыгы һәм юл төзелеше җиһазлары һәм техникасы сатып алу өчен финанслау. Безнең клиентлар – Рәсәй Федерациясе территориясендә ислам хезмәтләре һәм товарлары белән кызыксынган теләсә нинди шәхесләр һәм юридик затлар.